Борнашта яңа мәктәп ачылды

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе

Апас районының Борнаш авылында зур тантана үтте. Биредә 154 балага исәпләнгән, заманча, барлык уңайлылыклары булган мәктәп ачылды. Класслар якты, иркен, уңайлы. Шушы бинада ук медицина ярдәме күрсәтү пункты, теш дәвалау бүлмәсе, зур спорт залы урын алган. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Гадәтән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Рафис Хәбибуллин, ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов, медицина фәннәре профессоры Рәис Хафизов һәм башкалар катнашты. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кунакларны каршы алды һәм яңа мәктәп белән таныштырды.

-          Кадерле укытучылар, укучылар, әти- әниләр! Чыннан да, бүген шундый матур авылда яңа мәктәп ачыла. Мин дә үз исемемнән, үземнең коллектив исеменнән сезне чын күңелдән котлыйсы килә. Укытучыларга яхшы укытырга, укучыларга яхшы укырга исәнлек саулык һәм уңышлар телим. Үз исемемнән һәм үземнең коллектив исеменнән сезгә бүләк  итеп телевизор тапшырасым килә. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән!, - дип котлады Гадәтән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Рафис Хәбибуллин.

 Мәктәп коллективы исә уку һәм укыту өчен уңайлылыклы, заманча, зур мәктәп төзеткән район башлыгына олы рәхмәтен ирештерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International