Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә барган. 3 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.1 кеше зарар күргән, 20 кеше коткарылган. Сәбәпләре: тәмәке төпчегеннән 3 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр барган. 4 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Тәмәкенең сәламәтлеккә зур зарар салуы турында искә төшереп тору кирәкмидер. Исерек килеш тәмәке тарту кешенең сәламәтлегенә зыян салып кына түгел, ә фаҗигале хәлләргә дә китерә. Менә шундый мисалларның берсе: 19 ноябрь көнне Аксубай районының Яңа Аксубай авылында шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндерү сагына хәбәр 06 сәг. 18 минутта килә. 06 сәг.30 минутта фаҗига булган урынга беренче янгын расчетлары килә. Ул вакытта ут йортның түбәсен һәм амбарын камап алган була. Күршеләр коткаручыларга йортта хуҗа кеше булырга тиеш дип хәбәр итәләр. 06сәг. 36 минутта янгынны сүндерәләр. Янган хәрабәләр арасында коткаручылар, 1952 елгы ир кеше мәетен табалар. Ул әлеге йортның хуҗасы булып чыга. Фаҗига булган көнне күршеләр аны һәм ике ир кешене әлеге йорт янында сәрхуш хәлендә күрәләр. Исерек килеш тәмәке тарту янгынның төп сәбәбе булып чага да инде.
Республиканың 42 район арасында Түбән Каманың бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте Татарстанда иң яхшы булып санала.
Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте 2010 елдан эшли башлады. Ул 62 янгын сүндерү сагында урнашкан. Әлеге хезмәт җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү, гражданнар милкен саклау, гадәттән тыш хәлләргә, техноген һәм табигый куркыныч тууга каршы көрәшү максатында, РФ Президенты карары нигезендә оештырылды. 112 хезмәтенә төрле күңелсезлекләр һәм фаҗигаләр килеп чыкканда шалтыратырга мөмкин. Әлеге хезмәт янгын сүндерүчеләр, полиция, ашыгыч медицина ярдәме һәм газчылар белән генә түгел, электрчылар, коммуналь хезмәтләр һәм юлчылар белән дә тыгыз элемтәдә тора.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә барган. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.1 кеше үлгән. Сәбәпләре: кыска ялганыштан 2 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, 6 очракның сәбәпләре ачыклана.
Бүген-иртәгә боз ката башларга мөмкин. Еш кына бала-чага юка һәм мәкерле бозның ныклыгын сынарга ашыга.
Билгеле булганча, ныгып бетмәгән боз өстенә кергән балалар белән фаҗигале очраклар безнең районда да булды. Куркыныч сагалау сәбәпле ГИМС үзәге Лаеш инспекторлык участогы мәгариф бүлеге начальнигы исеменә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә боз кату чорында һәм соңыннан боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау эшен көчәйтүгә аеруча игътибар бирүен үтенеп язма мөрәҗәгать әзерләде. Россия МЧСына ТР ДИ интернет-сайтында урнаштырылган "Спасение на льду" һәм "Не выходи на тонкий лед" социаль видеороликларыннан файдалану тәкъдим ителә. Хатта шулай ук иминлек журналында һәр укучының имзасы куелып инструктаж үткәрү турында да әйтелә. Ата-аналар җыелышларына игътибар бирелә, аларда ял вакытында балаларны өлкәннәр тарафыннан контрольдә тотуга басым ясала. Үтеп баручылар да балаларның куркыныч уеннарына битараф калмаска тиешләр. Кирәк чакта балага ясалган бер кисәтү дә аны куркыныч адымнан тыярга һәм аның гомерен сакларга мөмкин.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә барган. 11 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән.3 кеше үлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, тәмәке төпчегеннән 2 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, ут төртүдән 1 янгын, кыска ялганыштан 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.
Васильево бистәсенең Бәйрәм урамындагы биш катлы йортта яшәүчеләр өчен 26 октябрь иртәсе бер дә бәйрәмчә башланып китми.
Бәйрәм вакытында, ягъни 3 ноябрьдән алып 6 ноябрьгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 275 тапкыр чыктылар. Республикабызда 33 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 7 кеше һәлак булды, 15 кеше коткарылды. Янгыннарның төп сәбәпләре түбәндәгеләр: мичне артык кыздыру аркасында – 5 янгын, электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында – 5 янгын, җылыту приборлары төзек булмавы аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү - 1 янгын, ут төртүдән – 5 янгын, 16 янгыннарның сәбәпләре ачыклана. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 69 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 38 тапкыр чыктылар. Шуларның 18 тапкыр ишекләрне ачу буенча, 7 тапкыр ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү, башка чакырулар буенча – 13 тапкыр.