Тораклардагы мич һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, елдан-елга, нәкъ менә көзге-кышкы чорда янгыннарның иң күп чыгу очраклары күзәтелә. Күпьеллык статистикадан күренгәнчә, ташландык хәлдәге мичләр һәм кулдан эшләнелгән җылыткычлар янгын чыгуның төп сәбәбе булып торалар. Бу уңайдан, шәхси торак секторларында янгын куркынычсызлыгы буенча хәлнең торышы Кукмара районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләрен аеруча хафага сала. Тикшерүләр барышында түбәндәге кагыйдә бозулар күзәтелә: мичләрнең агач стеналарга һәм бүлмә такталарына (перегородка) терәлеп торуы, мич авызы алдында 50х70 үлчәмдә тимер калайның булмавы, мич өслегенең янгынга каршы тиешле үлчәмдә эшләнмәве, мичнең яна торган материалларга һәм предметларга терәлеп торуы, өелгән кирпечтә ярыклар булу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килмәгән, ачык җылыткыч элементлары булган, кулдан ясалган электр җылыткычлары приборларын эксплуатацияләү.
Салкыннардан сакланганда үзегезне һәм якыннарыгызны янгыннардан саклау өчен әлеге киңәшләрне үтәү кирәк.
1. Торагыгызны өстәмә җылытканда сертификатланмаган, стандарт булмаган (кулдан ясалган) электр җылыткычлары приборларын, газ плитәләрен кулланмагыз.
2. Суүткәргеч, канализация һәм җылыту системаларының суыкта каткан торбаларын ачык ут белән җылытмагыз, моның өчен кайнар су кулланыгыз.
3. Мичләре булганнар шуны онытмаска тиеш - янгыннар күп очракта мичне артык каты якканнан, кирпеч өслегендә ярыклардан ут чыкканнан барлыкка килә. Шуңа күрә янгыннардан саклану өчен мөһим:
- җылыту сезоны башланганчы мичләрнең һәм төтен юлларының төзеклеген тикшерү, аларны корымнан чистарту, ярыкларын сылау;
- мичләрне кабызып җибәрү өчен бензин, керосин, башка тиз янып китә торган һәм янучан сыеклыкларны кулланмау;
- яна торган мичләрне күзәтүсез калдырмау, аларны карауны кече яшьтәге балаларга ышанып тапшырмау.
Моннан тыш түбән температура булганда мичләрдәге төтен юлларының тартуын тикшерү, кирәк булганда корымнан һәм бәстән чистарту шарт. Ул каты салкыннар булганда барлыкка килә. Бәс аеруча газ ягып җылытканда куркыныч. Төтен үткәргечләр бәс белән капланганда газ җыелып тору куркынычы арта һәм бу газ шартлауга да, кеше организмының агулануына да китерә.
Кукмара районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге