Тәмәке төпчеге ике кешенең гомерен алып китте

2012 елның 20 ноябре, сишәмбе

Тәмәкенең сәламәтлеккә зур зарар салуы турында искә төшереп тору кирәкмидер. Исерек килеш тәмәке тарту кешенең сәламәтлегенә зыян салып кына түгел, ә фаҗигале хәлләргә дә китерә. Менә шундый мисалларның берсе: 19 ноябрь көнне Аксубай районының Яңа Аксубай авылында шәхси йортта  янгын чыга. Янгын сүндерү сагына хәбәр 06 сәг. 18 минутта килә.  06 сәг.30 минутта фаҗига булган урынга беренче янгын расчетлары килә. Ул вакытта ут йортның түбәсен һәм амбарын камап алган була. Күршеләр коткаручыларга  йортта хуҗа кеше булырга тиеш дип хәбәр итәләр. 06сәг. 36 минутта янгынны сүндерәләр.  Янган хәрабәләр арасында коткаручылар, 1952 елгы ир кеше мәетен табалар. Ул әлеге йортның хуҗасы булып чыга. Фаҗига булган көнне күршеләр аны һәм ике ир кешене әлеге йорт янында сәрхуш хәлендә  күрәләр. Исерек килеш тәмәке тарту янгынның төп сәбәбе булып чага да инде.

Шундый ук фаҗига Ютазы районында да килеп чыга. Иске Урыссу авылында исерек килеш тәмәке тарту аркасында,1974 елгы ир кеше һәлак була.  Ул беркаяда эшләмәгән. Аның үле гәүдәсен янгын сүндерүчеләр утны сүндергән вакытта табалар.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International