Түбән Каманың бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте Татарстанда иң яхшы булып санала.

2012 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Республиканың 42 район арасында Түбән Каманың бердәм  дежур-диспетчерлык  хезмәте Татарстанда иң яхшы булып санала.

Бердәм  дежур-диспетчерлык  хезмәте 2010 елдан эшли башлады. Ул 62 янгын сүндерү сагында урнашкан.  Әлеге хезмәт  җәмәгатьчелек  иминлеген тәэмин  итү,  гражданнар милкен саклау, гадәттән тыш  хәлләргә, техноген һәм табигый куркыныч тууга каршы  көрәшү максатында, РФ Президенты карары нигезендә оештырылды. 112 хезмәтенә  төрле күңелсезлекләр һәм фаҗигаләр  килеп  чыкканда  шалтыратырга мөмкин. Әлеге  хезмәт янгын  сүндерүчеләр, полиция, ашыгыч медицина ярдәме һәм газчылар белән генә түгел, электрчылар, коммуналь  хезмәтләр һәм юлчылар белән дә тыгыз элемтәдә тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International