Бәйрәм вакытында Республикабызда 33 янгын очрагы теркәлде, 7 кеше һәлак булды

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Бәйрәм вакытында, ягъни 3 ноябрьдән алып 6 ноябрьгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 275 тапкыр чыктылар. Республикабызда 33 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 7 кеше һәлак булды, 15 кеше коткарылды. Янгыннарның төп сәбәпләре  түбәндәгеләр: мичне артык кыздыру аркасында  – 5 янгын, электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында – 5 янгын, җылыту приборлары төзек булмавы аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү - 1 янгын,  ут төртүдән – 5 янгын, 16 янгыннарның сәбәпләре ачыклана. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 69 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 38 тапкыр чыктылар. Шуларның 18 тапкыр ишекләрне ачу буенча, 7 тапкыр ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү, башка чакырулар буенча – 13 тапкыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International