Янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә барган.

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә барган. 11 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән.3 кеше үлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, тәмәке төпчегеннән 2 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, ут төртүдән 1 янгын, кыска ялганыштан 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр барган. 4 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

Янгын

11.11.2012г. 07.30 Казан шәһәре, 3нче Давликеева урамы, 14 йорт

Ут шәхси йортта чыга.  Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 1950 елгы ир кеше һәм 1947 елгы хатын-кыз мәетен табалар. Янгынның сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана

11.11.2012 г. 07.45 Яшел Үзән шәһәре, Рогачёва урамы 1 йорт, 18 фатир.

Ут биш катлы күп фатирлы йортта чыга. Сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр 1953 елгы ир кеше мәетен табалар. Янгынның сәбәбе тәмәке төпчеге.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International