Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы
эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Татарстан ГТХМ
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Буйсынган учреждениеләр
Тарихи белешмә
Иҗтимагый совет
2020 елдан барлык мәңгеләштерү чаралары
Геройлар
Эшчәнлек
Беренчел проектлар
Оператив хәл
Планнар һәм программалар
Агымдагы вакыйгалар һәм чаралар
Вакыйгалар һәм чаралар архивы
Мәгълүмат һәм статистика
Төбәк дәүләт күзәтчелеге
Коррупциягә каршы эш
Электрон уңайлыклар
Монополиягә каршы комплаенс
Кадрлар сәясәте
Элемтә
Суда ял итү
Имин балык тоту
Ситуацион үзәк
Авария-коткару формированиеләрен аттестацияләү һәм теркәү
Документлар
Министрлык эшен регламентлаучы документлар
Министрлык эше өлкәсе турында документлар
Ведомство программалары
Аналитик материаллар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Башка документлар
«Татарстан Республикасы дәүләт программалары белән идарә итү» цифрлы модуле
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Атналык план
Пресс-релизлар
ММЧ материаллары (мониторинг)
"Татарстан коткаручысы" газетасы
Матбугат хезмәтенең элемтәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү бүлмәсе
Сораштыру
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Көзге һәм кышкы чорда янгын куркынычы арта
2012 елның 2 ноябре, җомга
Үткән елгы көзнең һәм кышның һава шартлары әле дә исебездә. Көчле салкын җил, даими явым-төшем, кинәттән генә туңдырып җибәрү, республикабызның, шул исәптән районның, янгынга каршы тиешле дәрәҗәдә әзерлек күрелмәгән объектларында куркыныч очраклар тууга сәбәпче булды.
Сер түгел, райондашларыбызның барысы да көзге-кышкы чорда янгын килеп чыкмасын өчен алдан әзерлек күрми. Үткән ел нәкъ шушы чорда Татарстан Республикасында 2363 янгын булды, ут эчендә 138 кешенең гомере өзелде, шуларның икесе бала иде. Тән пешү нәтиҗәсендә 166 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алды. Быелның 9 ае күрсәткечләренә күз салсак, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә 851 янгын очрагы теркәлгән, шуларның 385е мичләрнең төзек булмавы, яисә алардан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү һәм калган өлеше электр жиһазларын кулланганда битарафлык күрсәтү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Кагыйдә буларак, янгыннарның күпчелеге торак секторга туры килә. 2012 елның үткән чорында шундый 1719 янгын теркәлде. Ни кызганыч, аларда 130 кеше янып үлгән. Ут белән саксыз эш итү аркасында 91 кешенең гомере өзелсә, исереклек нәтиҗәсендә 63 кешенең гәүдәсе кара көлгә әйләнгән.
Районыбыздагы хәлләр дә аяныч. Бүгенге көнгә 21 янгын теркәлде, ут эчендә 3 кеше үлде, аннан килгән материаль зыян 1,5 миллион сумны тәшкил итте. Практика күрсәткәнчә, янгыннарның бөтенесе дә диярлек халыкның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тиешенчә үтәмәүләренә бәйле. Күп хуҗалыкларда янгын сүндерү өчен элементар кагыйдәләр дә үтәлми, ул-бу була калган очракта бер мичкә су, ком һәм янгын сүндергеч (огнетушитель) тә юк. Хәзерге вакытта йорт һәм каралты-кура яннарында коелган яфракларны, чүп-чарны күзәтүчесез яндыру һич тә рөхсәт ителми. Шушы сәбәптән торак йортлар, каралты-куралар һәм бакча өйчекләре зыян күрә. Төзелешләрдән ерак аралыкта гына учак кабызу рөхсәт ителә. Янып торган учакны контрольсез калдырмагыз, соңыннан су сибеп сүндерегез! Өйләрдә мичләрнең төзеклеген кабат-кабат тикшерегез, 2011 елда гына да шушы сәбәптән 235 янгын чыкты. Кайбер кешеләр мичтә һәм төтен чыгу юлларында хасил булган ярыкларны бернигә дә санамый. Ә бу үз чиратында зур бәла-каза китерүгә сәбәп була да инде. Шуны да искәртим, мичтә һәм төтен юлларында ярыклар хасил булмасын өчен мичләр мөстәкыйль фундаментка урнаштырылган булырга тиеш. Һәм стена белән ике арада (мич биеклегендә) һава йөрү өчен аралык булу таләп ителә. Төрле калынлыкта һәм төрле металлдан эшләнгән электр чыбыкларын да файдаланырга ярамый. Төзек булмаган электр приборларын һәм электр счетчикларында “жучок”лар файдаланырга ярамаганлыгын барыбыз да беләбез. Бер үк вакытта бер электр челтәренә берничә прибор тоташтырып чыбыкларга авырлык китермәгез! Электр чыбыкларының бер-берсенә ялгануына, телефон һәм радио чыбыкларына эләгүенә юл куймагыз! Һәр йортта янгын килеп чыгуга сәбәп булган мөмкинлекләрне үзвакытында бетерегез!
Инсаф ШАКИРОВ, район буенча күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсенең өлкән инспекторы, эчке служба капитаны.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
13 апрельдә «Татарстан Республикасы Янгын-коткару спорты тарихын осталары» онлайн-квесты старт ала
Онлайн-квестта теләсә кем шәхси форматта 13-19 апрельдә 12:00 - 16:00 кадәр теләсә кайсы вакытта катнаша ала.
30
март, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләрнең янгын-коткару спорты Дан залы белән онлайн-форматта танышу мөмкинлеге бар
Виртуаль экспозиция булдыру-«янгын-коткару спорты» социаль проектының бер өлеше. Ул «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм тренировкалар һәм ярышлар аша балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, шулай ук янгын сүндерү-коткару спортын популярлаштыруга юнәлдерелгән.
27
март, 2026 ел
2026 елның 19 - 26 мартларына "Хезмәт-112" эше нәтиҗәләре
Хисап чорында 52439 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 41666 вакыйга карточкасы төзелде. Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 59% якыны керә.
26
март, 2026 ел
Куркыныч зонада балыкчылар, чаңгычылар, җәяүлеләр һәм балалар
Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кеше иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта боз эрү чорындагы су объектларындагы хәлләр турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз