Яңа ел бәйрәме – балалар өчен дә, олылар өчен дә бик күңелле чор ул. Һәр йортта диярлек урман сылулары – чыршылар бизәлә. Өмет тулы шатлыклы мизгелләр хәсрәтле көннәргә әверелмәсен өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бу чорда аеруча игътибарлы булу сорала. Ә ул кагыйдәләр бик гади.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен традицион бенгаль утлары, төрле төстәге конфетти тутырылган хлопушкалардан башка күз алдына да китереп булмый. Хәзер инде аларга шактый зыян китерә торган пиротехника әйберләре – петардалар, фейерверклар, ракетницалар да кушылды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: тәмәке төпчегеннән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
Әлеге операция кысаларында Азнакай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, полициянең участок уполномоченныйлары, ТСЖ вәкилләре белән берлектә “Универсал” ТСЖ күпфатирлы торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тикшерде. Төп игътибар хокук бозуларны кисәтү, гражданнарның фатирларын тикшерү, бигрәк тә күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәгеләр, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар белән профилактик әңгәмәләр уздыруга игътибар бирелде.
Халык иминлеген саклау максатында Федоровское авылында элекке “Сельзозтехника” берләшмәсе территориясендә берничә ел элек янгын сүндерү депосы ачылган иде.
Равил Сайранов җитәкчелегендәге депо якын -тирә авылларга да хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта әлеге депо өчен Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортының элеккеге котельные үзгәртеп корыла. Биредә төзелеш эшләре белән Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге “Заман” җаваплылыгы чикле җәмгыятенең төзелеш бригадасы шөгыльләнә. Алар бинага янгын сүндерү автомобильләре сыярлык ике ишек ясаган, тышкы яктан җылытып, профнастил белән стеналарын тышлый, түбәсен яба, эчке эшләрен башкаралар. Төзүчеләр эшне октябрь урталарында башлаганнар, объектны декабрь урталарында файдалануга тапшырырга җыеналар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә барган. 3 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. 3 кеше үлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 3 янгын, ут төртүдән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, кыска ялганыштан 3 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.
Иске Тәрбиттә урнашкан янгын сүндерү депосы начальнигы Сергей Тимофеев авылдагы мәктәп укучылары белән очрашты.
Янгыннарга каршы көрәш алып баручы абыйлары балаларга янгыннарга илтүче төп сәбәпләр турында сөйләде, аның фаҗигаләргә китерүе хакында мисалларга тукталды. Башлангыч класслар укытучысы Елена Львова үткәргән ачык дәрестә янгыннарның кеше тормышы өчен куркыныч булуы турындагы фикер кызыл җеп булып ятты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.2 кеше үлгән, 5 кеше коткарылган. Сәбәпләре: кыска ялганыштан 2 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, ут төртүдән 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр барган. 3 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
“Ир-егет яуда сынала” дисәләр дә,тыныч тормышта да батырлыкка урын бар. Әгерҗе янгын частеның оператив машина шоферы Николай Михайлов Әгерҗенең Гагарин урамындагы шәхси йортта чыккан янгында, үз тормышын куркыныч астына куеп, өлкән яшьтәге ике инвалидны ут эченнән алып чыкты.