ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга

Чебоксарда ВДПО хезмәткәрләре арасында “Профессиясендә иң беренче” конкурсының дәүләтара этабы узды. Беренчелекне яулау өчен миччеләр, зарядчиклар һәм ОПС монтажниклары килде. Татарстан 2 номинациядә җиңүче булып чыкты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. 8 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.  3 кеше коткарылган.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 5 тапкыр.


21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. 10 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча 5 тапкыр.


 



20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда “112” гомуми номеры белән ашыгыч оператив хезмәт чакыру тәэмин итү Системасын тикшерү эшләре башланды. Комиссия рәисләре арасында ТР Премьер-министр урынбасары - ТР информация һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, Россия ТР МЧС Баш Идарәсе башлыгы Рафис Хабибуллин, Россия МЧС информацион технология һәм элемтә идарәсе башлыгы Сергей Власов, шулай ук төрле министрлыклар рәисләре һәм ТР муниципаль оешмалар советы.


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Россия МЧС коткару отрядлары Казан аэропортында «Боинг-737» самолеты калдыклары тикшерүен һәм территория чыстартуын тәмамлады. Россия МЧС хезмәткәрләре хәзер тикшерү органнары һәм Дәүләтара авиация комитеты ихтыяҗларыннан гына чакырылачаклар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан. 9 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар. 


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

18 ноябрь 18.00 (мск) вакыты буенча Казан аэропорты штат режимында эшли.

Татарстан территориясендә һәм башка районнарда Россия МЧС специалистлары "Боинг 737-500" самолеты һәлакәткә юлыгуы нәтиҗәсендә хәлак булган пассажирлар гаиләләренә даими психологик ярдәм курсәтеп тора. 

2013 ел 17 ноябрьдә «Боинг 737-500» самолеты хәлакәткә юлыгу нәтиҗәсендә хәлак булган пассажирлар гаиләләренә 1 млн. сум матди ярдәм түләнәчәк. Акча ТР Министрлар Кабинеты резерв фондыннан бүленә. Республика Премьер-министры Ильдар Халиков №2308-р Министрлар Кабинеты күрсәтмәсенә кул куйды. ТР Финанслар Министрлыгы эш, хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгына операцияне башкару өчен 50 млн. сум бүлеп чыгарырга йөкләмә бирде. Бу эштә җаваплы итеп Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов билгеләнде. 

18 ноябрьдә 11.35 сәгатьтә Казанда коткаручы отряды белән АН-148 самолеты төште. Казанга Мәскәү асты Ногинсктан 30 179нче Коткару эшләре үзәге хезмәткәрләре, Россия МЧС ачыгыш психологик ярдәм Үзәге психологы һәм 6 хәлак булган пассажирларның туганнары килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International