Россия МЧС коткару отрядлары Казан аэропортында «Боинг-737» самолеты калдыклары тикшерүен һәм территория чыстартуын тәмамлады. Россия МЧС хезмәткәрләре хәзер тикшерү органнары һәм Дәүләтара авиация комитеты ихтыяҗларыннан гына чакырылачаклар.
Катастрофа нәтиҗәләрен ликвидацияләү вакытында Россия МЧС хезмәте зур эш башкарды. Алар арасында “Центроспас” Отряды, Россия МЧС Идел буе региональ эзләү һәм коткару отрядлары филиалы, “Лидер” һәм 179-нчы Коткару Үзәге специалистлары. РСЧС көчләре барлыгы 1600дән артык кеше һәм 260 беләмлек техника тәшкил итте.
Әлегә барлык регион коткаручылары гадәттән тыш хәл районында. Тикшерү эшләре дәвам итә.
Россия МЧС психологлары шулай ук эшләрен дәвам итә: 21.30 сәгать вакытына 308 мөрәҗәгать килде, алардан 85 – ашыгыч психологик һәм 223 – информацион-психологик ярдәм. “Кайнар элемтә” телефонына 4431дән артык мөрәҗәгать килде. Психологлар хәлак булган пассажирларның гаиләләре һәм туганнарына даими ярдәм күрсәтеп тора, тану эшләре үткәрү вакытында аеруча. “Кайнар элемтә” телефоны эшен дәвам итә.