Россия МЧС психологлары авиакатастрофада хәлак булганнарның якыннырына даими ярдәм күрсәтеп торалар

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

    Татарстан территориясендә һәм башка районнарда Россия МЧС специалистлары "Боинг 737-500" самолеты һәлакәткә юлыгуы нәтиҗәсендә хәлак булган пассажирлар гаиләләренә даими психологик ярдәм курсәтеп тора.

    Психологик ярдәм күрсәтү өчен барлыгы 51 психолог чакырылды. Алардан 16 – Россия ТР МЧС баш идрәсе һәм 7 – Россия МЧС Идел ягы ашыгыч психологик ярдәм Үзәге филиалы (ЦЭПП) специалистлары, шулай ук Россия МЧС ЦЭППтан 7 психолог,10 - РТ сәламәтлекне саклау Министрлыгыннан, 11 – хезмәт, эш һәм социаль яклау Министрлыгыннан.

    18 ноябрьдә 12.30 (мск) сәгатьтә Удмурт республикасы Россия МЧС баш идарәсеннән Казанга хәлак булган пассажирларның туганнары һәм Россия МЧС психологлары белән машина җибәрелде.

    Психологлар сүзләре буенча, кешеләр бик авыр хәлдә, аларга специалистлар ярдәме хәзер бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International