Бүген Казанда “112” гомуми номеры белән ашыгыч оператив хезмәт чакыру тәэмин итү Системасын тикшерү эшләре башланды.
Комиссия рәисләре арасында ТР Премьер-министр урынбасары - ТР информация һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, Россия ТР МЧС Баш Идарәсе башлыгы Рафис Хабибуллин, Россия МЧС информацион технология һәм элемтә идарәсе башлыгы Сергей Власов, шулай ук төрле министрлыклар рәисләре һәм ТР муниципаль оешмалар советы.
Презентация ИТ-Парк конференция залында үтте. Ачылыш алдыннан бер минут тынычлык белән авиакатастрофада хәлак булганнарны искә алдылар. Аннары Роман Шайхутдинов һәм Сергей Власов дәүләт сынаулары һәм 112 системасы алгоритмы турында сөйләп үттеләр.
112 Системасы республикада 2009 елдан башлап реализацияләнә, һәм гомуми идарә информацион мохит нигезендә көч һәм чаралар мониторингы тәэмин итү, килгән мөрәҗәгатьләрне эшкәртү, аларны төрле оператив хезмәтчелек бүлекчәләренә билгеләү һәм вакыйгада катнашучы барлык оператив хезмәтчелекләр өчен гомуми учет карточкасы булдыру белән шөгелләнә.
Дәүләт комиссиясе эше мәгълуматлар эшкәртү үзәгендә Дата-Центр мөмкинлекләре,112-Системасы җиһазлары һәм TIR3 ЦОД – сертификаты күзәтүеннән башланды. Аннары комиссия вәкилләре тикшерү эшләрен башлау өчен ЦОВ -112 (Центр обработки вызовов-112) бинасына юнәлделәр. Бу процедура үз эченә барлык подсистемаларных функциональ мөмкинлкекләрен, “Техник проект ведомость документлары” булуы һәм комплектлыгын, “Җиһазлар спецификациясе”н, “Җиһазларны тоташтыру схемалары”н һ.б. алды.
Министр урынбасары Олег Степущенко сүзләре буенча, икенче көнне 112-Системасын “03” (“ашыгыч ярдәм” станциясе) хезмәте бүлеге белән интеграция мөмкинлекләре ягын күзүтәтергә мөмкин була. Шулай ук бу “01” хезмәте һәм Россия ТР МЧС кризис шартлары вакытында идарә итү Үзәге баш идарәсе структураларына да кагылычак.
Өченче көндә дәүләт комиссиясеТР ЧС баш идарәсе укыту һәм методика үзәгенә һәм ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы дәүләт янгынга каршы хезмәтчелеге Укыту үзәгенә визит планлаштырыла. Анда 112-системасы персоналы хәзерләү эшләре тикшерәләчәк.
Мәгълуматлар өчен:
“ГЛОНАСС+112” система нигезендә 632 мәктәп автобусы һәм 241 ТР Хокүмәт эш машинасы эше мониторингы һәм күзәтүе булдырылган.
Һәркөн 112-ЦОВна 5 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. 1/3 – ашыгыч оператив ярдәм өчен.
427/434 дежур-диспетчер янгын чыгу куркынычсызлыгы саклау, эзләү һәм коткару хезмәтчелеге, полиция, ашыгыч ярдәм бүлекчәләре һәм Татарстан Республикасы коткаручылары кирәкле компьютер техникасы һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән.
3723/4871 ашыгыч оператив хезмәтчелеге транспортларына навигация җиһазлары урнаштырылган.