18 ноябрьдә 11.35 сәгатьтә Казанда коткаручы отряды белән АН-148 самолеты төште. Казанга Мәскәү асты Ногинсктан 30 179нче Коткару эшләре үзәге хезмәткәрләре, Россия МЧС ачыгыш психологик ярдәм Үзәге психологы һәм 6 хәлак булган пассажирларның туганнары килде.
МЧС хезмәткәрләре шунда ук ликвидация эшләрен башлау өчен авиакатастрофа урынына юнәлделәр.
Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәл урынында 1200 кешедән артык махсус отрядлар, 120 берәмлек техника, Россия МЧСыннан 600дән артык кеше һәм 70 берәмлек техника эшли.