Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. 8 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 3 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 5 тапкыр.
21.11. 2013 ел 03.53 Питрәч МР, Питрәч авылы, Подгорная урамы, 33 нче йорт
Ут бүрәнәле шәхси йортта чыга. Мәйданы 48 кв.м. Утны сүндергән вакытта коткаручылар, 1945 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
21.11. 2013 ел 09.50 Арча МР, Арча шәһәре, Азина урамы, 35 нче йорт
Ут бүрәнәле шәхси йортта чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгында 1978 елгы ир- ат һәлак була. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
21.11.2013 ел. 12.50 Спас МР, Полянки авылы, Центральная урамы, 16нчы йорт
Ут бүрәнәле шәхси йортта чыга. Мәйданы 3 кв.м. Утны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1962 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.