ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
17 ноябрьдә 2013 елда Казан” халыкара аэропортында “Боинг” самолеты һәлакәткә юлыгуы сәбәбеннән хәлак булган пассажирлар туганнарына ярдәм өчен Татарстан Республикасында махсус счет ачылды

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. 10 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 1 кеше үлгән.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 6 тапкыр.

18 ноябрьдә “Боинг” самолеты хәлакәткә юлыгуы нәтиҗәсендә хәлак булган пассажирларның туганнары сәгать 9га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика суд һәм мед. экспертиза бюросына килүе зарур. Адрес: Казан, Сибирский тракт 31а. Документлар, фотографияләр һәм мөмкин булганча стоматологик формулалар булуы кирәк.

Казанда “Боинг” самолеты һәлакәткә юлыгуы нәтиҗәсендә хәлак булганнар исемлеге ачыкланды

 


17
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе

    19.25 сәгатьтә Россия ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгына “Казан” халыкара аэропортында  Мәскәүдән кайтучы “Боинг” самолеты һәлакәткә юлыгуы турында хәбәр килде. Вакыйга урынында ашыгыч хезмәт отрядлары эшли. Якынча  мәгълүматлар буенча 44 пассажир һәм 6 экипаж хезмәткәре хәлак булды.

    РФ ТР МЧС баш идарәсендә кайнар элемтә телефоны эшли.


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Казанда өченче көн татарстан коткаручылары Казахстан Республикасы МЧС делегациясенә зур халыкара чаралары вакытында куркынычсызлык тәэмин итү осталыкларын күрсәтә. Эш визиты вакытында казахстан коллегалары Казан янгын сундерү бүлекчәләре эше белән танышты. Шулай ук визит программасына Универсиада авылы керде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. 7 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 1 кеше үлгән, 4 кеше коткарылган.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 31 тапкыр чыктылар. 26 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 5 тапкыр.


13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

21.37 сәгатьтә Кукмара районы ЕДДСна Битләнгүр авылыннан торак йортта пожар чыгу турында хәбәр килде. Янгын мәгълүматлар буенча теллевизор проводкасында кыска ялганыш барлыкка килү аркасында чыккан.


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
ТРО ОО «ВДПО» иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы бүлеге Алабуга тармагындагы Казан-Богородицкий территориясендә урнашкан бинаны Казан епархия идарәсенә тапшырды. Элек монастырь биләмәләренә кергән җирләрне кайтпруы тапшыру чарасының соңгы этабы булды. – дип белдерде Михаил Верзилин.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. 8 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 22 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International