Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. 10 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча 5 тапкыр.
20.11. 2013 ел 02.59 Минзәлә МР, Минзәлә шәһәре, Татарстан урамы, 4 нче йорт
Ут бүрәнәле шәхси йортта чыга. Мәйданы 2 кв.м. Утны сүндергән вакытта коткаручылар, 1954 елгы ир-атны коткаралар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.