2013 ел 17 ноябрьдә «Боинг 737-500» самолеты хәлакәткә юлыгу нәтиҗәсендә хәлак булган пассажирлар гаиләләренә 1 млн. сум матди ярдәм түләнәчәк. Акча ТР Министрлар Кабинеты резерв фондыннан бүленә. Республика Премьер-министры Ильдар Халиков №2308-р Министрлар Кабинеты күрсәтмәсенә кул куйды. ТР Финанслар Министрлыгы эш, хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгына операцияне башкару өчен 50 млн. сум бүлеп чыгарырга йөкләмә бирде. Бу эштә җаваплы итеп Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов билгеләнде.
ТР Президенты Пресс-службасы рәсми материаллары буенча