Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 1 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 15 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.
28 – 29 ноябрьдә Лениногорск районында 2 этаптан торган ТП РСЧС команда-штаб күнегүләре үтте.
28 ноябрьдә беренче этап узды. 06.00 сәгатьтә ЕДДС диспетчеры КЧСПБ хезмәткәрләре җыелуына боерык алды. Утырыш барышында юлда кар тыгылуы турында хәбәр ителде. КЧСПБ рәисе Нәфис Ибраев барлык тәкъдимнәрне тыңлап узгач, кыска вакытта юл чистарту турында карар кабул итте. Аннары юл һәм кар чистарткыч техникасы тикшерелде.
Бүген Казанда ГТРК “Корстон” базасында II Республика иҗтимагый оешмалар Форумы эшен башлады. Якынча 900 оешма катнашты, алар арасында “ТР гамәли-пожар спорты Федерациясе”, “Казан шәһәре ОО ВДПО”, “ТР ирекле янгын чыгу куркынычсызлыгы саклау оешмасы”, Татарстан ОО “ВДПО” региональ бүлеге, шулай ук ТР һәм РФ иҗтимагый палата рәисләре.
Ноябрь азагыннан башлап бозлар киткәнгә кадәр Куйбыш сусаклагычы акваториясе ярында “Нептун-11” коткару судносы тәүлек буе дежур тотачак.
Хәзерге вакытта Яшел Үзән муниципаль районында 18 янгын сүндерү бүлекчәсе эшли – 5 федераль, 3 ТР янгынга каршы хезмәтчелек бүлекчәсе, 3 идарәчелек, 2 ВДПО бүлекчәсе һәм 5 ирекле янгын сүндерү отряды. Яшел Үзән гарнизон составында 554 кеше һәм 53 берәмлек янгын сүндерү җиһазлары эшли.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. 4 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.
Татарстан Республикасы Министрлар кабынетында гадәттән тыш хәлләр кисәтү һәм ликвидацияләү һәм ТР янгын чыгу куркынычсызлыгын саклауга багышланган “Җәмәгать урыннарда өстәмә янгын чыгу куркынычсызлыгы тәэмин итү чаралары булдыру” проблемасына кагылган утырыш узды.
2013 елның 13 декабрендә 12.00 – 20.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Конституция Көнендә РФ Президенты боеруы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәсе органнарында бөтенроссия гражданнар кабул итү көне оештырыла.
Казан отряды башлык урынбасары Исханов Р.Р. Арча районы Үрнәк поселогына аерым янгын сүндерү посты отряды эшен тикшерү максатыннан визит ясады. Тикшерү вакытында коткаручылар составы тыныч һәм сугыш шартларында мөһим чаралар үткәрү эшләрен күрсәтте. Сигнал буенча отряд штат расписаниясе буенча 25 минут эчендә постка килеп җитте. Кирәкле җиһазлар булуы, беренче чиратта кирәкле предметлар белән коралланган чемоданнар комплектлыгы һәм шулай ук алар белән эш итү күнекмәләре тикшерелде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 2 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 4 тапкыр.