Бүген Казан шәһәренең Киров районы күзәтү эшләре хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел чаралары узачак урыннарда янгын куркынычсызлыгы системалары тикшерү эшләре үткәрделәр. Тикшерү ел саен балалар өчен кышкы бәйрәмнәр үткәрүче “Ак Барс” яшьләр үзәгендә үтте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. 4 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 11 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.
Салкыннар җитү сәбәбеннән барлык су урыннары боз белән капланды. Ләкин боз калынлыгы бөтен җирдә дә бер түгел, хәзерге вакытка якынча 5-35 см тәшкил итә.
“7 ТР ОФПС” №3 Дәүләт Учреждениясе Аерым пост пожар часте хезмәткәрләре гомуми тырышлык белән “Химград” ААҖ төзелүче йортында кабынып киткән янгын тиз вакытта сүндерелә. Хәбәр Казан, Мәскәү районы Восстания урамы 100 адресы буенча “Химград” ААҖ территориясендә янгын чыгу турында 14 декабрьдә 10:33 сәгатьтә килә. ПЧ-3 аерым пост янгын сүндерүчеләре 1 минут эчендә килеп җитә. Нәтиҗәдә пожар кәгазь эшләп чыгару вакуум җайланмасы изоляция элементын һәм саклагыч коробын юк итте. Якынча янгын чыгу сәбәбе - электр җиһазлары эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәмәү. Зарар күләме ачыклана. Коткарылган милек 10 млн сум тәшкил итә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. 6 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 33 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.
Бозлавык – тротуарларда, юлларда, җир өстендә су кату нәтиҗәсендә барлыкка килгән боз катламы. Бозгалак – тайгак хәлгә кадәр тапталган боз яки кар катламы. Бозлавык һәм бозгалак җәяүлеләр һәм транспорт өчен гадәттән тыш хәлләр сәбәбе булып торалар. Таеп җәрәхәтләр алу очраклары ике тапкыр арта.
Законсыз пиротехника саклау фактлары ачыклау рейды барышында Совет районында берничә йоз коробка белән тутырылган склад ачыкланды. ГПН инспекторлары сүзләре буенча, товар хуҗасы исеме әлегә билгеле түгел. Шулай ук склад бүлмәләрендә пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибар бирелмәгән: пожар сигнализациясе һәм янгын сүндерү җиһазлары куелмаган, пиротехника башка товарлар белән янәшә саклана.
ТР ФПС Укыту үзәгендә Байрак ялгау һәм изгеләндерү церемониясе узды. Тапшыру церемониясе 2014 елның 6 февралендә көтелә. Тарарстан Республикасы федераль янгынга каршы көрәш хезмәтчелеге Укыту үзәге өчен бу Байрак – буыннар арасындагы бәйләнеше, тарихи истәлек һәм бар хезмәткәрләрнең бердәмле официаль символы һәм ядкаре булып тора. Уку үзәге ветераны, эчке хезмәт полковнигы Андрей Владимирович Рябков соңгы беркеткечен каккач, Шамил мәчете имамы Мәхмүд хәзрәт һәм Новоиерусалим архиерей йорты рухание отец Андрей игезләндерү йоласы үткәрделәр.