ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2013 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 3 кеше коткарылган, 1 кеше һәлак булган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 8 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 9 тапкыр.


19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы янгын чыгу куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү һәм кисәтү комиссиясе боеруы буенча 2.08.2013 №23-13р республиканың беренче чиратта ашыгыч хәбәр итү системалары белән тәэмин ителәсе 197 торак пунктлары исемлеге расланган. 

    Пиротехниканы иң яхшысы рус телендә күрсәтмәләре булган, товар сертификаты һәм лицензиясе булган сатучылардан гына алырга.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. 4 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.  Ирекле янгын сүндерүчеләр  янгынга 3 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.

ТР МЧС Баш идарәсе бозда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә:

 

-       Бозга чыгу очрагында истә тотарга кирәк, боз калынлыгы 1 кеше өчен минимум 7 см.

-       Боз калынлыгы сулыкның бар җирендәдә бер түгел. Юка боз катламы яр янында, елгалар кушылу, бозга каткан предметлар, җир асты сулары, канализация суы кушылу урыннарында була.

-       Ныгып бетмәгән бозга басканыгызны сизү белән (чатнау, бөгелү, су барлыкка килү), ярга таба аякларны киң куеп боздан күтәрмичә чыгыгыз, чик очракта – үрмәләгез.

-       Аяк белән сугып боз чыдамлылыгын тикшермәгез.

-       Елга аркылы боз өстеннән чыкмагыз.

-       Группа белән чыкканда 5-6 м дистанция тотырга.

-       Кулыгызда әйберләр булса, боз ярылу очрагында алардан тиз котылу өчен, сул җилкәгезгә элегез.


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

А.Н. Туполев исемендәге КАИ Казан милли тикшеренү институты аспирантлары “Идел буе – куркынычсызлык территориясе” конкурсында профессиональ осталыкларын күрсәтте. 

    Татарстан Республикасы территориясендә температура нольга якынаю сәбәбеннән бозда куркынычлык дәрәҗәсе артты. Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр баш идарәсе гражданнарга тәкъдим итә:

    Мөрәҗәгать ТР МВД диспетчерыннан ТР Россия МЧС Баш идарәсе кризис шартлары вакытында идарә итү Үзәгенә 18 декабрьдә 10.05 сәгатьтә килде.  Вакыйга Бөгелмә шәһәрендә, 14 Павших урамы 42 – 23 адресы буенча булды. 

    Бозлавык вакытында тормоз педален басканда игътибарлы булыгыз. Машинада антиблокировка системасы булуына карамастан, тулысынча электроникага ышанырга кирәкми, эшне үз көчегез белән башкарып чыгарырга әзер булыгыз.

    Кышкы кичләрдә ялыгызны берни дә бозмасын өчен электр приборлары белән кулланганда куркынычсызлык чараларын истә тотарга кирәк. Кагыйдәләрне белү йорт һәм гаиләгез куркынычсызлык астында булуын тәэмин итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International