Законсыз пиротехника саклау фактлары ачыклау рейды барышында Совет районында берничә йоз коробка белән тутырылган склад ачыкланды. ГПН инспекторлары сүзләре буенча, товар хуҗасы исеме әлегә билгеле түгел. Шулай ук склад бүлмәләрендә пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибар бирелмәгән: пожар сигнализациясе һәм янгын сүндерү җиһазлары куелмаган, пиротехника башка товарлар белән янәшә саклана.
Мондый җинаять өчен товар хуҗасын 150 – 200 мең сум штраф көтә. Ә 15 декабрьдән 1 февральгә кадәр бу сумма икеләтә арта. Законсыз пиротехника склады ачыклау очрагы әлегә республикада булганы юк иде.