Җылыткыч электр җиһазлары белән кулланганда сак булыгыз

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

    Республикада салкыннар җитү сәбәпле җылыту электр приборлары эксплуатацияләү вакытында янгын чыгу очраклары ешайды. Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе төп пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә.

    Электр җылыткыч җиһазлары белән эшләгәндә алдагы кагыйдәләрне белүе мөһим:

-       Приборның күрсәтмәләрен җентекләп өйрәнегез.

-       Электр проводкасын һәм розеткаларны вакында тикшереп торыгыз.

-       Җылыту приборының хәлен күзәтеп торыгыз, эштән чыккан детальләрен вакытында алыштырыгыз.

-       Электр челтәрен артык йөкләмәгез.

-       Җылыткыч приборларын кабызган килеш калдырмаска, балаларны якын китермәскә, кием киптерү өчен кулланмаска, өстеннән тузанны сөртеп торырга

-       Тиз янучы матдәләр янында кабызмаска.

-       Төзексез җылыткыч электр приборлары кабызуы тыела.

-       Йорттан чыгып киткәндә электр приборларын сүндерегез.

-       Юэш куллар белән электр проводына тотынмагыз, һәрчак махсус терәкләргә куегыз.

    Мич белән эшләү куркынычсызлык чаралары

      - Җылыту сезоны башлану алдыннан төтен чыгу юлларын һәм мич эчен чистартырга, төзәтергә һәм известь яки балчык эремәсе белән акларга (ярыклардан төтен чыгу урыннарын тиз табу өчен). Мичнең шулай ук тарту көчен тикшерүе бик мөһим, тыгылган чүпне чистартып торырга.

- Теләсә кайсы мичнең нигезе булырга тиеш.

-  Мич һәм төтен чыгу юлы агач конструкцияләр белән терәлү урыннарында кирпич катлам белән капланган булырга тиеш.

-  Кабынган мичне күзәтү астында тотыгыз, балаларга бу эшне тапшырмагыз.

-  Мичне артык кыздырмас өчен, көненә берничә кат кабызыгыз.

-  Мич кабызганда тиз янучы сыекчалар кулланмагыз. Бу эшне олы кеше генә башкарырга тиеш.

- Эшләп торучы мичне кузаллап торыгыз.

-  Мич өстендә кием һәм башка әйберләр киптермәгез.

-  Мебельны утка якын куймамыз.

-  Утын артык озынлыкта булырга тиешь түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International