Сак булыгыз, бозлавык!

2013 елның 14 декабре, шимбә

    Бозлавык – тротуарларда, юлларда, җир өстендә су кату нәтиҗәсендә барлыкка килгән боз катламы. Бозгалак – тайгак хәлгә кадәр тапталган боз яки кар катламы. Бозлавык һәм бозгалак җәяүлеләр һәм транспорт өчен гадәттән тыш хәлләр сәбәбе булып торалар. Таеп җәрәхәтләр алу очраклары ике тапкыр арта.

    Бозда таймас өчен алдагы кагыйдәләрне белүе мөһим:

-       Аяк киеме табаны таймый торган булырга тиеш. Биек үкчәле аяк киеменнән баш тартуы яхшырак.

-       Аяк астыгызга карап йөрегез, тайгак һәм авышлы урыннарны урап үтегез.

-       Юлларда игътибалры булыгыз, ашыкмагыз, чапмагыз.

-       Табанга тулысынча басыгыз, кулларыгызны кесәдә тотмагыз, авыр әйберләр ташырга тырышмагыз.

-       Әгәр дә таеп егылсагыз, торырга ашыкмагыз, җәрәхәтләр булмавында инаныгыз, үтеп баручылардан ярдәм сорагыз.

    Истә тотыгыз: аркага егылуы аеруча куркыныч, бу очракта баш мие селкенүе алырга мөмкин. Җәрәхәтләнү очрагында мәҗбүри врачка мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International