Ял көннәрендә республика ирекле пожар отрядлары 4 тапкыр янгын сүндерүчеләре белән һәлакәт урынына чыкты. Барлыгы ай башында волентерлар 32 янгын сүндурү эшләрендә ярдәм күрсәттеләр, 13 очракта эшне үзләре башкарды.
15 декабрьдә Аксубай районы Сосновка авылында исерек хәлдә тәмәке тарту аркасында торак йортта янгын чыкты. “Старотатадамск” ДПО волонтерлары 15 минутта килеп җитте. Ут 10 минут эчендә сүндерелде. Йортны төзекләндерүе мөмкин түгел.
Минзәлә районы Кызыл-Төбәк авылында шәхси йорт яну турында хәбәр Минзәлә муниципаль районы ЕДДС диспетчерына 11.43 сәгатьтә килде. Волентерлар килүенә ут йортны тулысынча каплап алган иде. Соңрак ярдәмгә ТР ПЧ-122 ФПС отрядлары килеп җитте. Утның проводканың кыска ялганыш аркасында чыгуы билгеле булды.