Бүген Казан шәһәренең Киров районы күзәтү эшләре хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел чаралары узачак урыннарда янгын куркынычсызлыгы системалары тикшерү эшләре үткәрделәр. Тикшерү ел саен балалар өчен кышкы бәйрәмнәр үткәрүче “Ак Барс” яшьләр үзәгендә үтте.
Инспекторлар иң беренче чыршыга игътибар иттеләр. Аннары эшләүче персонал янгын чыгу очрагында эш итү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белемнәрен күрсәтте. Мондый тикшерүләр 20 декабрьгә кадәр масса-күләм кеше килүче барлык объектларда да үткәреләчәк. МЧС официаль сайтында объектлар кара исемлеген күрергә булачак.