Боз асты балык тоту белән мавыгучылар өчен истәлек

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

    Салкыннар җитү сәбәбеннән барлык су урыннары боз белән капланды. Ләкин боз калынлыгы бөтен җирдә дә бер түгел, хәзерге вакытка якынча 5-35 см тәшкил итә.

    Идел елгасында боз калынлыгы – 5-6 см, Камада– 10-12 см, Куйбыш сусаклагычында – 10 см, Карабаш сусаклагычында – 35 см.

    Татарстан Республикасы территориясендә 80 массакүләм бозга чыгу урыны бүленгән (максимум кеше саны – 500). Боз чыдамлыгы җитмәскә мөмкин.

    Татарстан Республикасы Россия МЧС баш идарәсе кисәтә:

    Юка бозга чыгуы куркыныч, автомобиль белән чыгуы бөтенләй тыела.

    Боз асты балык тоту белән мавыгучыларга түзәргә туры килер. Үз гомерегез, сәламәтлегез һәм якыннарыгыз турында онытмагыз.

    Юл кыскарту максаты белән сулыкны боз аша аркылы чыгучы җәяүлеләр шулай ук гомерләрен куркыныч астына куялар. Һәм бу кешеләр категориясе бөтенләй боз астына китү очрагында ни эшләргә белмиләр һәм психологик яктан моңа әзер түгелләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International