Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. 4 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 11 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.
16.12.2013 ел. 11.31. Әлмәт шәһәре, Гафиатулла урамы, 12 нче йорт.
Тәмәке төпчеге аркасында биш катлы панель йортның икенче катында ике бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 10 кв.м. Янгын сүндерүчеләр төтенле зонадан автомат һәм “трехколенный” баскыч ярдәмендә 11 кеше коткаралар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.