ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2014 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. Сәбәпләре:  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, элетр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыгу юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.


8
март, 2014 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган. Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 11 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.


7
март, 2014 ел
җомга

      4 мартта 15.05 сәгатьтә ТР РФ МЧС Баш идарәсе ЦУКС 01-оператив тәэмин итү Хезмәте диспетчерына билгесез хатыннан Совет районы балалар бакчаларыннан берсендә шартлаткыч матдә булу турында хәбәр килде. Һәлакәт урынына барлык шәһәр махсус хезмәтчелекләре юнәлде. Полиция һәм МЧС хезмәткәрләре балалар бакчасында булган 75 кешене эвакуацияләде (60 бала һәм 15 олылар). Аннары кинолог махсус өйрәтелгән эт белән бинаны һәм якындагы территорияне тикшереп чыкты. Бернинди шартлаткыч матдә дә табылмады.

      Бүген Әлмәттә янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү һәм кисәтү Комиссиясе утырышы вакытында 2014 елда Әлмәт шәһәренең язгы ташуларга әзерлеге һәм ташулар вакытында куркынычсызлык тәэмин итү һәм Карабаш сусаклагычының ташкыннарга әзерлеге турында сөйләнде. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министр Беренче урынбасары янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү һәм кисәтү Комиссиясе рәисе Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы, ТР ЧС һәм ГО эшләре министры Рафис Хәбибуллин үткәрде.

      Әлмәт шәһәрендә №5 балалар бакчасында булачак укучылар өчен янгын куркынычсызлыгы темасына гыйбрәтле чара үзды. Әлмәт ТРО ВДПО хезмәткәрләре ут белән уйнауның куркынычы турында сөйләделәр, тематик мультфильм күрсәттеләр.

      6 мартта Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында электр җиһазы монтажы кагыйдәләрен бозу аркасында 2 фатирлы йортта ут чыкты. Хәбәр Чүпрәле ЕДДС диспетчерына 15.58 сәгатьтә килде. Урынга иң беренчеләрдән “Шәйморза” ирекле янгынчылары илеп җитте. Нәтиҗәдә йортның 300 кв.м. түбәсе янып бетте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 6 янгын. 19 кеше коткарылган. Сәбәпләре:  газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында  - 1янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.   


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
      Бүген 14.10 сәгатьтә Мамадыш муниципаль районы ЕДДС диспетчерыннан ТР РФ МЧС Баш идарәсе ЦУКСына Түбән Яке торак пунктыннан ерак түгел «Волга» М-7 трассасында вакыйга турында хәбәр килде. Казаннан Яр Чаллыга юнәлүче балалар футбол командасын алып баручы “КамАЗ” Мерседес-Бенц автобусы юлдан язып карда батып кала. Җәрәхәтләнүчеләр юк

      “Хмельная №1” рестораны хезмәткәрләре өчен бүген “ТР РФ Баш идарәсе ЦУКС ФКУ» җәмгыятьчелек белән элемтә һәм мәгълүмат группасы башлыгы эчке хезмәт полковнигы Марат Рахматуллин янгын чыгу очрагында ничек эш итәргә икәнен аңлатты һәм белемнәрен тикшерде.  Рестораторларга бирелгән вакыт җитте, ләкин эшләрендә берничә кимчелек тә булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 1 янгын. Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International