Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2014 елның 8 марты, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган. Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 11 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

 07.03.2014 ел 20.52 Кукмара районы, Мамашир авылы,  Первомай урамы, 61 нче йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле шәхси йортта чыга. Мәйданы 70 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1955 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International