Әлмәттә язгы ташкыннарга әзерлекне махсус күзәтү астына алалар

2014 елның 7 марты, җомга

      Бүген Әлмәттә янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү һәм кисәтү Комиссиясе утырышы вакытында 2014 елда Әлмәт шәһәренең язгы ташуларга әзерлеге һәм ташулар вакытында куркынычсызлык тәэмин итү һәм Карабаш сусаклагычының ташкыннарга әзерлеге турында сөйләнде. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министр Беренче урынбасары янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү һәм кисәтү Комиссиясе рәисе Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы, ТР ЧС һәм ГО эшләре министры Рафис Хәбибуллин үткәрде.

      Бу елны яз нинди буласын беркем белми, тиешле чараларны инде хәзер үткәрә башларга кирәк.      ТР ЧС һәм ГО эшләре министры Рафис Хәбибуллин барлык идарәчелек һәм хезмәт җитәкчеләренә ташкыннар очракларына әзерлек, кайнар элемтә эшен булдыру, халыкны су басу куркынычы булган урыннардагы хәл турында кисәтүне контрольгә алу турында йөкләмә бирде.

 

      АМР Башлыгы пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International