Әлмәт шәһәрендә №5 балалар бакчасында булачак укучылар өчен янгын куркынычсызлыгы темасына гыйбрәтле чара үзды. Әлмәт ТРО ВДПО хезмәткәрләре ут белән уйнауның куркынычы турында сөйләделәр, тематик мультфильм күрсәттеләр.
Янгын куркынычсызлыгы нигезләрен кече чактан ук аңларырга кирәк. Әлмәт шәһәре ВДПО роле бу өлкәдә бик зур. 5нче мәктәп балаларына янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә икәне турында сөйләделәр, “Спасик һәм аның дуслары” мультфильмы аеруча ошатылды. Истәлеккә һәм белемнәрен ныгытсыннар өчен балаларга рәсемле тематик истәлек кәгазьләре таратылды.