ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

    Ватанны яклаучылар Көне алдыннан Түбән Кама нефтехимия объектларын саклаучы ТР ОФПС-1 укыту һәм күнегүләр полигонында спорт ярышлары узды. Беренчелек өчен көрәш федераль янгынга каршы көрәш хезмәте беренче отряды 14 төркеме арасында барды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 23 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 17 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр. 


19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

     Россия МЧС Дәүләт янгынга каршы хезмәт ВУЗын тәмамлаганнан соң, “эчке хезмәт лейтенанты” исеме бирелә һәм Федераль янгынга каршы хезмәт подразделенияләренә эшкә урнашуы тәэмин ителә. Россия МЧС  гражданнар яклау Академиясе хәрби хезмәткәрләр әзерли. Академияне тәмамлаучылар “лейтенант” исеменә ия була һәм алда профессиональ өлкәсендә эш белән тәэмин ителә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. Сәбәпләре:  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын,  ут төртүдән – 1 янгын.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 2 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ДТПга, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. 


18
февраль, 2014 ел
сишәмбе

    Казан янгын саклау гарнизоны бүлекчәсе аерым янгынчылар составы авария һәм коткару оешмалары ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү тәҗрибәләре белән танышты. Мастер-классны Россия МЧС Идел Буе региональ эзләү һәм коткару отряды филиалы Казан эзләү һәм коткару отряды оештырды.

Районда  “Торак-2014” янгын-профилактик операциясе дәвам итә.Операция барышында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре 582  шәхси йортка керделәр, шуларның 72сендә – күп балалы гаилә, 52сендә  – ялгыз карт гражданнар һәм 82сендә имин булмаган гражданнар яши. 

Татарстан Республикасының төп чаралар планы нигезендә бу атнада районда эвакуация мәсьәләләренә кагылышлы команда-штаб өйрәнүләре булып үтте.

    Бүген Россия МЧС Идел Буе региональ эзләү һәм коткару отряды филиалы Казан эзләү һәм коткару отряды Е.Г. Ласточкина исемендәге начар ишетүче балалар мәктәбе укучылары өчен кинологик хезмәт бинасы буенча экскурсия үткәрделәр һәм “койрыклы” коткаручылар белән таныштырдылар.

    15-16 февральда Казанда Идел Буе районында  штаттан тыш инспекторлардан һәм янгын күзәтү хезмәткәрләреннән торган 4 профилактик группа эшен дәвам итте. Идел Буе ОНД хезмәткәрләре халыкны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү эшләре үткәрделәр. Рейд барлыгы 60 йортка кагылды, 120 истәлек кәгазьләре таратылды. Гражданнар белән 4 очрашу оештырылды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 2 кеше зарар күргән, 2 кеше коткарылган.  Сәбәпләре:  ут төртүдән – 2 янгын, кыска ялганыштан – 3 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International