МВД һәм МЧС көчләре белән телефон террористы кулга алынды

2014 елның 7 марты, җомга

      4 мартта 15.05 сәгатьтә ТР РФ МЧС Баш идарәсе ЦУКС 01-оператив тәэмин итү Хезмәте диспетчерына билгесез хатыннан Совет районы балалар бакчаларыннан берсендә шартлаткыч матдә булу турында хәбәр килде. Һәлакәт урынына барлык шәһәр махсус хезмәтчелекләре юнәлде. Полиция һәм МЧС хезмәткәрләре балалар бакчасында булган 75 кешене эвакуацияләде (60 бала һәм 15 олылар). Аннары кинолог махсус өйрәтелгән эт белән бинаны һәм якындагы территорияне тикшереп чыкты. Бернинди шартлаткыч матдә дә табылмады.

      Шул ук вакытта шалтыраткан кешене ачыклау эшләре барды. Кыска вакытта билгеле булганча, “01” номеры буенча өй телефоныннан элек хөкем ителгән Җиңү Проспектында күрше йортларның берсендә торучы 31 яшьлек хатын хәбәр иткән. Аны кулга алу вакытында эчкән хәлдә булуы ачыклана. Хатын сүзләре буенча, 01 номерын ул махсус хезмәтчелекләр эше тизлеген тикшерү өчен җыйган. Ләкин бу кызыксыну телефон трубкасын кую белән бетә. Алдагы эш барышы һәм бу балалар бакчасында аның 2 баласы тәрбияләнүе аны бөтенләй борчымый. Хәзерге вакытта элек хөкем ителгән 3 бала анасына РФ УК 207 статьясы буенча 3 елга иректән мәхрүм итүче җинаять эше кузгытылды.

      Татарстан МВД кисәтә: шаяручылар тиз табыла, хәзерге көндә ялган хәбәрләрне ачыклавы 100% тәшкил итә дияргә була. Гаеплеләр җинаять һәм материаль җаваплылыкка тартыла. 2013 елда Татарстан судларына РФ УК 207 статьясы буенча 18 җинаять эш җибәрелде, бу елда бу сан инде 7 эш тәшкил итә.

      “01” һәм ”112” номерларын җыйганда, истә тотыгыз: СӨЙЛӘШҮ ЯЗЫЛЫП БАРА!

      ВИДЕОМАТЕРИАЛЛАР: http://mvd.tatarstan.ru/rus/pressa/video.htm/video/599062.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International