ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2014 ел
җомга

      Казанга эш визиты нигезендә Россия МЧС Министры урынбасары Владимир Артамонов Россия МЧС Идел буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Игорь Паньшин һәм ТР Россия МЧС Баш идарәсе эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин белән бергә “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәген карады. Бу көннәрдә анда “Куркынычсызлык”, “Элемтә” һәм “Эш саклау һәм куркынычсызлыгы” махсус күргәзмәләре узды. Россия МЧС Министры урынбасары Россиядә эшләнгән янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм халыкка хәбәр итү өлкәсендә яңалыклар белән кызыксынды.

      Әлмәт ТРО ВДПО бүлеге Азнакай ТРО ВДПО ветераннары өчен очрашу оештырды. Очрашуга Азнакай участогы элекке рәисе Абдуллина Валентина Васильевна, элекке күзәтү эшләре башлыгы Багауов Әсхәт Сарварович һәм Азнакай участогы элекке баш бухгалтеры Шамсури Хузиевна Фасхутдтинова килделәр. Әңгәмә вакытында Азнакай участогы үткәне, хәзерге вакыт хәлләре һәм киләчәк планнары турында сөйләнде. Чәй эчү беткәннән соң, участок территориясе буенча экскурсия оештырылды. Участок бинасында ремонт эшләре үткәрелгән, заманча җиһазлар булдырылган. Очрашу вакытында шулай ук Әлмәт ТРО ВДПО 55 еллык юбилее нигезендә аның тарихына багышланган китап эшләнүе турында белдерелде.


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      «Хәзерге яшәеш куркынычсызлыгы проблемалары: хәзерге вакыт һәм киләчәк» III Халыкара фәнни-практик конференция Казанда эшен “Гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык” секцион утырыш ачышы белән башланды. Утырышта Россия һәм чит ил куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендәге төп специалистлар, экспертлар һәм галимнәр катнашты. Бу елны куркынычсызлык проблемаларына кагылган конференция Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән оештырылган «Куркынычсызлык һәм элемтә» форумы рамкаларында узды.

      Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оештырган “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумы ачышы церемониясендә ТР Премьер-министры Ильдар Халиков, Россия МЧС Идел Буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Игорь Паньшин, Россия МВД субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара бәйләнеш координациясе һәм иҗтимагый тәртип саклау тәэмин итү Баш идарәсе башлыгы Юрий Демидов, Россия МВД юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тәэмин итү Баш идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Кузин һ.б. катнашты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 3 янгын. 10 кеше коткарылган. Сәбәпләре:  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында ут төртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар. 


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

    Масса-күләм кеше булу урыннарында янгын куркынычсызлыгы профилактикасы максатыннан Әлмәт шәһәре ГАУСО ВПО АГИМС сәүдә һәм экономика техникумында Әлмәт бүлеге ВДПО ТРО хезмәткәрләре белән уку эвакуациясе үткәрелде. Шулай ук янгын куркынычсызлыгына кагылган махсус дәрес бирелде.

    Сергей Владимирович гомере эчендә күп кенә урыннарда хезмәт итте. Юлында куп кенә авырлыклар очратуына карамастан күтәренке рух, максатка омтылучанлык һәм чыдамлылык аңа гел югалып калмаска булышып торды. 

    Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык кызыксынган гражданнарга бердәм ТР гадәттән тыш хәлләр һәм Баш идарә Министрлыгы һәм Росся МЧС ТР Баш идарәсе “ышаныч телефоны” номерын искә төшерә: (843) 292-64-09 (тәүлек буе эшли).

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 2 янгын. 1 кеше зарар күргән. Сәбәпләре:  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыктылар. 


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе

    Конференция эшенең беренче көнендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарәчелекләре белән оештырыла торган секцион утырышлар планлаштырыла. Бу көнне Һәр секциядә мастер-класс үткәреләчәк, практик площадкалар каравы каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International