Республикада барлык боз өсте юллары ябылды

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

      Бүген иртән Соколка авылы – Новозакамский т.п. (Мамадыш районы) һәм Покровское – Кызыл Чишмә авыллары (Алабуга районы) боз юллары ябылды. Бу карар кичә боз сыйфаты тикшерелгәннән соң чыкты. Һава температурасы күтәрелү сәбәбеннән боз структурасы бозыла, өслектә ярыклар, су барлыкка килә, бозга чыгу куркыныч.

      12 мартта Идел елгасындагы 2 боз өсте юлы ябылды: Яшел Үзән шәһәре – Карамалы Тау торак пункты һәм Аракчино – Югары Ослан.

      ТР РФ МЧС ГИМС Үзәге инспекторлары балыкчыларга бозга чыгудан баш тартырга киңәш итә. Автомобиль белән чыгу аеруча куркыныч. Балаларыгызга язгы боз куркынычлыгы турында аңлатыгыз. Үз үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International