Февральда Чернобыль АЭСында булган авария ликвидаторлары батырлыгына багышланган балалар һәм үсмерләр III Халыкара героик-патриотик «Чернобыль Йолдызы» фестивале башланды. Фестиваль Россия МЧС һәм әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә “Чернобыль Йолдызы” Халыкара премия тапшыру Комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
Ярышларда 7-18 яшьлек, аерым яки төркем белән, белем бирү учрежденияләре укучылары катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар 1 апрельгә кадәр marina_gull@rambler.ru электрон почтасы буенча кабул ителә. Шулай ук Мәскәү шәһәре, Давыдовская урамы 7, 420 ком. адресына җибәрергә була. Гариза копиясен 365_155@mail.ru почтасына җибәрегез.
Фестивальнең максатлары һәм бурычлары:
- Чернобыльда булган трагедия вакыйгалары һәм геройлары белән танышу;
- Чернобыльда булган трагедия геройлары исемнәрен мәңгеләштерү;
- Балалрда геройларга карата хөрмәт тойгысын булдыру;
- Сәләтле балаларга иҗади үсешләрендә ярдәм күрсәтү.
Фестиваль алдагы конкурслардан торачак:
- Нәфис иҗат (сынлы, декоратив-гамәли);
- Әдәбият иҗаты (шигырь һәм проза);
- Музыкаль башкару иҗаты (вокал, инструменталь жанр, хореография);
- Сәхнә иҗаты (сынлы сүз, театраль постановка).