Республикада ике боз өсте юлы ябыла. Бозга чыгуы тыела!

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

      12 мартта 17.00 сәгатьтән башлап Идел елгасындагы 2 боз өсте юлы ябыла: Яшел Үзән шәһәре – Карамалы Тау торак пункты һәм Аракчино – Югары ослан. Һава температурасы күтәрелү сәбәбеннән боз зур куркынычлык тудыра. Боз калынлыгы 33-50 см булуына карамастан, аның структурасы бозылган, ярыклары бар һәм яр буйларында су күренә башлады.

      13 мартта калган 2 юл ябылачак: Соколка авылы – Новозакамский торак пункты (Мамадыш районы) һәм Покровское торак пункты – Красный Ключ авылы (Алабуга районы).

      Истә тотыгыз, бозга җәяүлеләргә һәм автомобиль белән чыгуы тыела!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International