Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  янгыннар булмады.

Сәбәпләре:  эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, коткару операциягә - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. 

 

12.03.2014 ел 14.51 Казан шәһәре, Беломорская урамы, 69а йорты, ООО «Монтаж-Групп».

Ут складта чыга. Мәйданы 80 кв.м. Янгынның сәбәбе - эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

12.03.2014 ел  16.24 Казан шәһәре, Кабан елгасы.

Казан шәһәренең гражданнар саклау идарәнең эзләү – коткару отрядының коткаручылары һәм ТР буенча МВД хезмәткәрләре Кабан елгасына төшеп киткән, 1938 елгы ир - атны коткаралар. Ир-атны ярга чыгарып, беренче ашыгыч ярдәм күрсәтәләр һәм медицина хезмәткәрләренә тапшыралар.  

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International