Яр Чаллыда Татарстан Республикасы 2 нче номерлы елга разведкасы звеносы белән махсус тактик өйрәнүләр үткәрелде. Бу штаттан тыш гражданнар оборонасы авария-коткару формированиесе “Яр Чаллы суднолар йөреше компаниясе” ЧҖҖ нигезендә формалаштырыла. Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкарыла торган район белән янәшә булган елга өлешен тикшерүе буенча елга разведкасы звеносы гамәлләре өйрәнүләрнең темасы булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 2 кеше зарар күргән.1 кеше коткарылган.
2015 елның 25 нче июненнән 26 на кадәрь Санкт-Петербургта “Конгресслар Сарае” дәүләт комплексы” территориясендә Информацион һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия “IT Диалог-2015” форумы үтте. Россия Федерациясе элемтә һәм күпләп коммуникация министрлыгы ярдәмендә Мәгълүматлаштыру һәм элемтә буенча комитет оештыручы булган. Быел бу чарада 37 Россия регионының профиль IT-минстрлык һәм ведомстволарның вәкилләре катнашты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт янгынга каршы хезмәтнең икенче Федераль янгынга каршы хезмәтнең отряды янгын сүндерүчеләре йөгерүдә гадәттәгечә җиңүчеләр булып чыкты. биш ел рәттән җиңел атлетика кроссы буенча республика ярышлары бер үк сценарий буенча уза – гомуми төркем нәтиҗә буенча Әлмәт җыелмасы үзгерешләрсез финишка беренче булып килә.
Мондый аяныч статистиканы бүген республика су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган брифинг вакытында Татарстан Республикасы ГО эшләре һәм ГТХ буенча министр урынбасары Олег Степущенко яңгыратты. Бу хәлне төзәтер өчен Татарстан җитәкчелеге “кыргый” пляжларны ГТХМ, ЭЭМ һәм җирле администрацияләрнең оператив төркемнәренең контроле астына куеп, Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр гомерен саклау кагыйдәләрен үтәмәү өчен акчалата штраф алуга рөхсәт бирә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 11 кеше коткарылган, 3 кеше зарар күргән.
Татарстан Республикасында күчмә оператив төркемнәр эшли башлады. Алар су янында күп кеше ял итә торган урыннарны күзәтеп тора, бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә. Күзәтүгә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе территориаль бүлекчәләренең, муниципаль берәмлек органнарының вәкилләре (шул исәптән торак пунктларның старосталары да) һәм башкарма хакимияте федераль органнары территориаль органнарының вәкилләре тартыла.
ВДПО ның Татарстан республика бүлекчәсе хезмәткәрләре Казан шәһәренең Башкарма комитеты Гражданнар саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары белән бергә Урицкий исемендәге паркта “Имин җәй” иҗтимагый акциясен уздырдылар. Бу чарада 99 нчы һәм 133 нче Казан мәктәпләренең мәктәп лагерларында ял итә торган илледән артык кызлар һәм малайлар гына түгел, ә шул көндә паркта йөргән кешеләр дә суда имин тәртип тоту белемнәренә һәм янгын иминлеге кагыйдәләренә өйрәнде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 91 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 42 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.