Татарстан Республикасында күчмә оператив төркемнәр эшли башлады. Алар су янында күп кеше ял итә торган урыннарны күзәтеп тора, бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә. Күзәтүгә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе территориаль бүлекчәләренең, муниципаль берәмлек органнарының вәкилләре (шул исәптән торак пунктларның старосталары да) һәм башкарма хакимияте федераль органнары территориаль органнарының вәкилләре тартыла.
Аномаль кызу һава килеп җитүе белән республиканың су объектларында кеше үлеме артып китте. Су керү сезоны белән Татарстанда 55 кеше су корбаны булган. Моның төп сәбәпләре – алкоголь белән исереп су керү һәм җиһазландырылмаган урыннарда су керү.