Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, яшеннән – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
30.06.2015 ел 14.39 Казан шәһәре, Киров районы, Окольная урамы,1 нче йорт.
Тугыз катлы кирпеч торак йортның икенче каттагы фатирда ут чыга. 1 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1981 елгы фатир хуҗасы зарар күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
30.06.2015 ел 08.42 Норлат шәһәре, Тарн-Варн микрорайоны, җирле сулык.
МЧС коткаручылары судан, 1989 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – исерек килеш җиһазландырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.