2015 елның 25 нче июненнән 26 на кадәрь Санкт-Петербургта “Конгресслар Сарае” дәүләт комплексы” территориясендә Информацион һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия “IT Диалог-2015” форумы үтте. Россия Федерациясе элемтә һәм күпләп коммуникация министрлыгы ярдәмендә Мәгълүматлаштыру һәм элемтә буенча комитет оештыручы булган. Быел бу чарада 37 Россия регионының профиль IT-минстрлык һәм ведомстволарның вәкилләре катнашты.
“Россия берләшкән” бүлеге секциясенең нигезендә Татарстан Республикасы “Ашыгыч чакыру хезмәте – 112” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ольга Лозовая “Татарстан Республикасында 112 системасын кору һәм эш итү үзенчәлекләре” докладын сөйләргә чыкты.