ВДПО ның Татарстан республика бүлекчәсе хезмәткәрләре Казан шәһәренең Башкарма комитеты Гражданнар саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары белән бергә Урицкий исемендәге паркта “Имин җәй” иҗтимагый акциясен уздырдылар. Бу чарада 99 нчы һәм 133 нче Казан мәктәпләренең мәктәп лагерларында ял итә торган илледән артык кызлар һәм малайлар гына түгел, ә шул көндә паркта йөргән кешеләр дә суда имин тәртип тоту белемнәренә һәм янгын иминлеге кагыйдәләренә өйрәнде.