Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 2 кеше зарар күргән.1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркаксында – 3 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 64 тапкыр.
01.07.2015 ел 07.02 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 36/7/1 йорт.
Тугыз катлы панель торак йортта бишенче каттагы фатирда палас яна. Мәйданы 1 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 2014 елгы бала зыян күрә. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
01.07.2015 ел 09.01 Актаныш МР, Иске Сафарово авылы, ООО «Саф».
Бер катлы печән саклана торган складта ут чыга. Мәйданы 300 кв.м. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
01.07.2015 ел 21.35 Яшел Үзән МР, Васильево шәһәр тибындагы поселек, «Весна» бакчачылар ширкәте.
12 кв.м. мәйданында мунчада ут чыга. Янгын нәтиҗәсендә хуҗа кеше зарар күрә. Янгынның сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
01.07.2015 ел 18.20 Казан шәһәре, Түбән Заречье пляжы, Казансу елгасы.
“Суда коткару җәмгыяте” коткаручылары, 1994 елгы ир-атны коткара. Фаҗиганең сәбәбе – уң аякның көзән җыеру.
01.07.2015 ел 18.25 Түбән Кама МР, Корабельная роща торак пункт, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1965 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – резин көймәгә зыян килү.
01.07.2015 ел 19.02 Алексеевск МР, Алексеевск шәһәр тибындагы поселок, Кама елгасы.
Балык тотучы ясалма көймәдән 11 яшендәге 5 баланы коткара.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.