2015 елның 29 нчы июнендә 0 сәгать 30 минутта Кама су юллары диспетчерыннан Тукай районы “Бытовик” бакчачылар җәмгыяте янында Кама елгасының 1 632 нче километрында 1 000 тоннадан артык ком һәм чуерташ катнашмасы белән йөкләнгән Р-540 баржасы РТ-356 буксиры белән әйләнүе турында хәбәр килде. 1985 елда туган икенче смена капитаны һәм 1980 елда туган рулевой-моторист баржа әйләнгәндә аны ташлап китергә җитешкәннәр. Тагын бер смена капитаны – смена механигы әйләнү вакытында эткечнең капитан рубкасында булган иде һәм чыгып котылырга җитешмәгән.
Биектау районында бүген Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең кинология хезмәтенең эзләү-коткару төркемнәрнең ачык ярышлары үтте. Биш көн буе 76 кинология төркемнәре шәхси һәм төркем нәтиҗәдә ярышалар иде.
Моның турында бүген планнан тыш уздырылган Татарстан Республикасы су объектларында аномаль югары температуралар вакытында гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чараларны үткәрүгә багышланган ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында беренче Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин хәбәр итте. Шушы мизгелгә Татарстан Республикасы ГТХМ ның хисабында 173 законлы булмаган күп кеше ял итә торган урын һәм 37 генә җиһазландырылган пляж. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында кеше иминлеге бүлеге башлыгы, кече көймәләр буенча Татарстан Республикасы баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйткәнчә, бу күләм ачыктан-ачык җитәрлек түгел.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 100 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 23 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 44 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкы. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге Түбән Кама инспекторлар бүлеге төркеме спортның су-мотор төрләре буенча VIII республика ярышлары җиңүчесе булып чыкты. ярышларның барлык биш этап нәтиҗәләре буенча Түбән Камалылар гомуми нәтиҗәдә иң яхшы күрсәтмәләрне казандылар һәм күчмә Кубокны җиңделәр. 2016 елда ГИМС инспекторлары арасында спортның су-мотор төрләре буенча ярышлар Түбән Камада узачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 80 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 1 кеше зарар булган һәм 1 кеше коткарылган.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең (ГИМС) иң булдыклы һәм оста дәүләт инспекторлары су-мотор төр спорты буенча республика ярышларының стартына сигезенче тапкыр җыелдылар. Бу мәртәбә “корпоратив ярышлар” Идел елгасы яр буенда Атлашкино ял итү базасы территориясендә ямьле почмакта үтә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 116 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 54 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Биектау районы Калинино авылы янында Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең кинология эзләү хезмәте эзләү-коткару төркемнәренең ярышлары тантаналы рәвешендә ачылды. Биш көн буе 76 кинология төркемнәренең шәхси һәм төркем нәтиҗәләрдә иң көчлеләрне билгелиячәкләр.