Мондый аяныч статистиканы бүген республика су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган брифинг вакытында Татарстан Республикасы ГО эшләре һәм ГТХ буенча министр урынбасары Олег Степущенко яңгыратты. Бу хәлне төзәтер өчен Татарстан җитәкчелеге “кыргый” пляжларны ГТХМ, ЭЭМ һәм җирле администрацияләрнең оператив төркемнәренең контроле астына куеп, Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр гомерен саклау кагыйдәләрен үтәмәү өчен акчалата штраф алуга рөхсәт бирә.
Су объектларында кешеләр үлүнең төп сәбәпләре:
- 35 очракта алкоголь эчеп исерек килеш җиһазландырылмаган урыннарда су керү;
- 14 очракта җиһазландырылмаган урыннарда су керү;
- 4 очракта ата-ана начар күзәтеп торганга күрә, йөзә белмәү;
- 3 очракта боз астына төшеп китү;
- 3 очракта балык тоткан вакытта суга төшеп китү;
- 2 очракта алкоголь эчеп исерек килеш суга төшеп китү;
- 1 очракта автотранспорт суга китеп барганга күрә.