ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.

Очуларны туктатканнан соң  Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 3 789 кеше, шул исәптән 933 бала, белән барлыгы 18 рейст килгән (16 рейс “Казан” халыкара аэропортына, 2 рейс “Бигеш” аэропортында). 


15
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 22, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5, каралтылар – 3, милекнең төрле формалары – 1, бакча йортлары – 1. 2 кеше коткарылган.


14
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Мәскәү вакыты буенча 15 сәгать 41 минутта Шарм-Эл-Шейхтан 289 кешене, шул исәптән 73 баланы, ташыган “КатэкАвиа” авиакомпаниясенең KTK-9726 рейсы Казан аэропортында төште. Очуларны туктатканнан соң  Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 3 382 кеше, шул исәптән 857 бала, белән барлыгы 15 рейст килгән. Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Гарәп Мисыр Республикасында әлегә 569 кеше калып тора.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Мисырдан Татарстан Республикасы туристлары белән тагын бер самолет килгән. 14 сәгать 14 минутта Яр Чаллы шәһәре “Бигеш” аэропортында 177 пассажир белән Шарм-Эл-Шейх шәһәреннән килгән самолет төште. Очуларны туктатканнан соң  Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 3 064 кеше, шул исәптән 730 бала, белән барлыгы 14 рейст килгән (12 рейс “Казан” халыкара аэропортына, 2 рейс “Бигеш” аэропортында). Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Гарәп Мисыр Республикасында әлегә 708 кеше калып тора.

12-13 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең спорт комплексында Н.М. Лобов истәлегенә багышланган Гамәли янгын сүндерү спорт буенча малайлар һәм кызлар арасында 2015 елның VIII Ачык Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Казанга ярышларга республиканың шәһәрләреннән 9 төркем килгән. Шулай да 2015 елның ярышларында Сембер, Мари Ил Республикасы һәм Чуашстаннан физик культура коллективының җыелма төркемнәре катнашты. Катнашучыларның яше 10 нан 17 гә кадәрь иде.

Очуларны туктаннан соң Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 2 892 кеше, шул исәптән 685 бала, белән барлыгы 13 рейс килгән (12 рейс “Казан” халыкара аэропортына, 1 рейс “Бигеш” аэропортына). 2015 елның 13 нче ноябрендә сәгать 8:00 гә 294 берәмлек багаж килгән, шул исәптән 133 берәмлеге хуҗаларына тапшырылган, 161 берәмлеге тапшыруга әзер. Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Гарәп Мисыр Республикасында әлегә 885 кеше калып тора.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  68 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 2 кеше коткарылган.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан эзләү-коткару отряды – Россия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отряды филиалына Казанның начар ишеткән балалар өчен Е.Г. Ласточкина ис. мәктәп-интернат балалары килде. Башта малайларны һәм кызларны дүрт аяклы коткаручылар белән таныштырдылар – Лиса, босерон француз овчаркасы һәм Урга, малинуа Бельгия овчаркасы.

12 нче һәм 13 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең спорт комплексында Н.М. Лобов хәтеренә багышланган 2015 елның ачык Гамәли янгын спорт буенча малайлар, кызлар һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионатының ярышлары узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International