12-13 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең спорт комплексында Н.М. Лобов истәлегенә багышланган Гамәли янгын сүндерү спорт буенча малайлар һәм кызлар арасында 2015 елның VIII Ачык Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Казанга ярышларга республиканың шәһәрләреннән 9 төркем килгән. Шулай да 2015 елның ярышларында Сембер, Мари Ил Республикасы һәм Чуашстаннан физик культура коллективының җыелма төркемнәре катнашты. Катнашучыларның яше 10 нан 17 гә кадәрь иде.
Гомуми төркем нәтиҗә буенча малайлар арасында 1 нче урынны Әлмәт шәһәре спортчылары алды, икенче урында Казанлылар финишка килде, өченче урынна Түбән Кама малайлары алды. Кызлар арасында пьедесталның башына Казан төркеме менде, икенче баскычка Түбән Кама төркеме басты, өченче урынны Әлмәт шәһәре төркеме алды.