13 нче ноябрьдә төнлә Казанга Мисыр туристлары белән тагын ике самолет килгән

2015 елның 13 ноябре, җомга

Очуларны туктаннан соң Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 2 892 кеше, шул исәптән 685 бала, белән барлыгы 13 рейс килгән (12 рейс “Казан” халыкара аэропортына, 1 рейс “Бигеш” аэропортына). 2015 елның 13 нче ноябрендә сәгать 8:00 гә 294 берәмлек багаж килгән, шул исәптән 133 берәмлеге хуҗаларына тапшырылган, 161 берәмлеге тапшыруга әзер. Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Гарәп Мисыр Республикасында әлегә 885 кеше калып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International